- РУС
- ТАТ
җылылык физикасы өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1994), профессор (2000)
1946 елның 1 гыйнварында Мәскәүдә туа.
1969 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Физика-энергетика институтында (Калуга өлкәсе Обнинскшәһәре) эшли.
1970 елдан Бөтенсоюз җылылык техникасы институтында, 1980 елдан СССР ФАнең Машиналар төзү институтында эшли, 1995 елдан РФАнең Нәсызыкча дулкын механикасы һәм технологиясе фәнни үзәгендә лаборатория мөдире (Мәскәү).
Бер үк вакытта, 1998 елдан, Мәскәү авиация институтында.
Хезмәтләре җылылык-масса алмашу өлкәсенә карый: җылылык алмашуның кризислы процессларын, торбадагы газ-сыеклык агымнарына ике фазалы катнашма пульсацияләре һәм тышкы вибрацияләр тәэсирен тикшерә; төрле газларның барботажлы куыклы кайнавын модельләштерү, шулай ук фәнни һәм сәнәгый максатларда өермәле агымнар булдыру өлкәсндә эшли.
Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.
Медаль белән бүләкләнә.
Исследование газожидкостных потоков в трубе при наличии внешних поперечных вибраций // Теплофизика высоких температур. 1991. Т. 29, № 5;
Исследование газожидкостных потоков в трубе при наличии пульсаций расхода // Теплофизика высоких температур. 1992. Т. 30, № 4;
Физическая гидродинамика. М., 2005 (автордаш).
Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001;
Мамлеев М., Мамлеев Р. Каргалинские корни. Уфа, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.