Биографиясе

1930 елның 6 ноябре, Казан — 2001 елның 16 июле, шунда ук.

Казан университетын (1952), 1 нче Мәскәү чит телләр педагогия институтын (1967) тәмамлый. 1967–1972 елларда урта мәктәптә эшли, 1972 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: татар әдәбиятын дөнья әдәбияты контекстында системалы-комплекслы өйрәнү (социология-тарих, филос.-эстетика, культурология һәм әдәбият белеме аспектларында), татар әдәбиятының рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятлары белән үзара бәйләнешләрен һәм татар әдәбияты үсешен фаразлау, хәзерге татар прозасының поэтикасы. Иске татар, немец, инглиз, француз телләреннән татар һәм рус телләренә татар халкының тарихы, мәдәнияте, мәгърифәтенә багышланган фәнни мәкаләләр тәрҗемә итә. Европалыларның татарларга, татар мәдәниятенә мөнәсәбәтен белдергән документаль мәгълүматлар җыеп бастыра.

Хезмәтләре

Европа һәм татарлар: Тарихи парчалар // Мирас. 1999. № 8–9;

Раздвигая века и границы: К вопросу о связях татарской литературы первой трети ХХ века с литературой Западной Европы. К., 1977;

Диалог литератур: Указ. переводов произведений русской литературы на татарский язык. К., 2002.

Әдәбият

Балашов Ю. В сговоре с совестью // Казань. 2002. № 9;

Нигматуллина Ю.Г. Системно-комплексное исследование художественного творчества: История научного направления в Казанском университете. К., 2004.