Биографиясе

1934 елның 10 декабрендә Казанда туа.

1957 елда Казан университетын тәмамлый, Россия Гадәти кораллар агентлыгы Федераль ДУП ФҖБнең Гамәли оптика институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1989 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисем һәм ярымүткәргечләр физикасына карый. Несмелова Д.И.Менделеевның химик элементларның периодик таблицасындагы икеле һәм өчле ярымүткәргечләрнең электрофизик үзлекләрен тикшерә, кушылмаларның зоналы структурасы параметрларын билгели һәм аныклый, 4 предприятие стандартын эшли, төсле металлургия предприятиеләрендә ярымүткәргеч кристалларны аттестацияләү методикаларын гамәлгә кертә.

Кечкенә үлчәмле һәм инерцияле, югары төгәллеккә ия булган темп-ра датчикларының макет үрнәкләрен булдыра.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Оптические свойства узкощелевых полупроводников. Новосиб., 1992;

Материалы для ИК приёмников излучения, альтернативные CdHgTe: обзор // Оптический журн. 2007. Т. 76, № 3 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов