Биографиясе

1936 елның 25 июле, Казан — 2007 елның 19 ноябре, шунда ук.

1959 елда Казан университетын тәмамлый.

Россия Гадәти кораллар агентлыгы Федераль ДУП ФҖБнең Гамәли оптика институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1988 елдан), баш фәнни хезмәткәр (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре юка плёнкалар физикасы һәм оптикасына карый. Несмелов махсус кулланылыш техникасы өчен вакуумлы юка оптик капламнар исәпләү алымнарын һәм программаларын эшли.

Хезмәтләре

Свойства зеркал: Аналит. обзор № 2723. К., 1980 (автордаш);

Расчёт оптических постоянных тонких плёнок: Аналит. обзор № 4983. М., 1990 (автордаш);

Интерференционные покрытия для оптического приборостроения. К., 2002 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов