Биографиясе

1921 елның 1 мае, Воронеж өлкәсенең хәзерге Бобров районы Анновка авылы — 2017 елның 11 гайнвары, Казан.

1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, радиоэлектроника кафедрасы мөдире (1960–1992), тирәлекләрдә дулкын процесслары лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре магнитик һәм диэлектрик радио­спектроскопиягә, нефть чыганакларын эшкәртүгә, гетероген тирәлекләрнең физик динамикасына, Җирнең физикасына, биология, педагогия мәсьәләләренә карый. Непримеров микродулкыннар полярлашу яссылыгының резонанслы парамагнитик әйләнүе күренешен ача (1953); деформацияләнүче күзәнәкчел тирәлектән бер сыеклыкны икенчесе белән кысып чыгару хисабына нефть катламын оптималь эшкәртү технологиясен эшли һәм җитештерүгә кертә, бу технология Татарстан нефть ятмаларын өстәмә эшкәртү проектларының нигезен тәшкил итә.

Публицистик хезмәтләр, шул исәптән социаль варислык (бер буын икенчесенә тапшыра торган төп белемнәр җыелмасы) программасы авторы.

«Георесурсы» журналын гамәлгә куючыларның берсе һәм редколлегия әгъзасы (1999 дан инглиз һәм рус телләрендә чыга).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экспериментальные исследования некоторых особенностей добычи парафинистой нефти. К., 1958;

Трёхмерный анализ нефтеотдачи охлаждённых пластов. К., 1978;

Геотермия областей нефтегазонакопления. К., 1983 (автордаш);

Десятитомное собрание научных и литературных трудов. К., 2003–06.

Әдәбият  

Николай Николаевич Непримеров: Учёный. Воин. Педагог: В 2 т. К., 2001–02.