Биографиясе

1936 елның 14 гыйнварында Чистай шәһәрендә туа.

1959 елда Казан университетын тәмамлый, Россия Гадәти кораллар агентлыгы Федераль ДУП ФҖБнең Гамәли оптика институтында эшли, лаборатория (1973 елдан), бүлек башлыгы (1976 елдан), өлкән фәнни хезмәткәр (1996 елдан), баш фәнни хезмәткәр (2000 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре лазер локациясе проблемаларына карый.

Непогодин объектлар һәм фоннарның барлык төр чагылдыру характеристикаларын тикшерү алымнары комплексын һәм чараларын, лазерлы-локацион системалар сигналларының адекват мәгълүмати модельләрен эшли. Атмосфера тоныклану шартларында оптик сигналларны сайлап алу алымнарын тәкъдим итә. Статистик фотометрия һәм радиооптика карашыннан чыгып, лазерлы фотометриянең күп кенә нигезләмәләрен формалаштыра.

Хезмәтләре                                 

О точности измерения временного положения сигналов методом выделения максимума при квазиоптимальной фильтрации // Радиотехника и электроника. 1969. Т. 14, № 3 (автордаш);

Основные виды отражательных характеристик тел в направлении приёма и методы их измерения в оптике // Импульсная фотометрия. 1981. Вып. 7;

Фасетно-лучевой метод расчёта энергетических отражательных характеристик объёмных тел // Радиотехника. 1984. № 4 (автордаш).