Биографиясе

1832 елның 16 декабре, Сембер губернасы, Ставрополь өязе Иске Майна авылы — 1888 елның 28 октябре, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1856).

1856–1857 елларда — Пенза, 1857–1858 елларда Казанның Беренче ир балалар гимназияләре өлкән укытучысы.

1858–1886 елларда (бүленеп) Казан университетында: 1861–1869 елларда адъюнкт, 1869–1870 елларда доцент, 1874–1883 елларда ординар профессор, 1883 елдан дәүләт хокукы кафедрасы атказанган профессоры һәм юридик факультет деканы.

1870–1874 елларда Демидов юридик лицее (Ярославль шәһәре) дәүләт хокукы кафедрасы экстраординар профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Россиядә социологик дәүләт белеме юнәлешенә нигез салучыларның берсе. 1860 еллар реформалары алдыннан рус җәмгыятендә хокукый һәм сәяси белемнәрне гамәлгә кертүне яклап чыгышлар ясый.

Гомуми дәүләт хокукы буенча хезмәтләре бар. «Борынгы Германия дәүләт төзелешенә караган кайбер мөһим мәсьәләләргә күзәтү» («Обзор некоторых существенных вопросов, относящихся к древнегерманскому государственному устройству», 1868) хезмәтендә дәүләтнең җәмгыять төзелеше белән үзара бәйләнешен үзәккә куя һәм дәүләт хакимиятенең сыйнфыйлык сыйфатын тикшерә, икътисади якның дәүләт үсешендә хәлиткеч фактор булуын таный.

«Дәүләт турында фән» («Наука о государстве», Ярославль, 1872) очеркында Көнбатыш Европада һәм Россиядә хокукый белем бирү тарихына күзәтү ясый, дәүләт хокукы фәнен югары уку йортларында укыту кирәклеген нигезли. «Дәүләт хезмәтенең юридик һәм сәяси нигезләре» («Юридические и политические основания государственной службы», Ярославль, 1874) монографиясе дәүләт мәнфәгатьләрендә «махсус белемле түрәләрнең» хезмәт итүләре асылын һәм тарихын өйрәнүгә багышлана.

Җәмгыять турында аерым фән — социологияне булдыру кирәклеген ассызыклый.

Казан университеты каршындагы Юридик җәмгыятьнең оештыручы-әгъзасы (1879).

Хезмәтләре

О необходимости приобретения обще­ством юридических и политических сведений. К., 1861;

Система курса общего государственного права. К., 1875.

Әдәбият  

Памяти Н.К.Нелидова. К., 1889;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Агафонов Н.Я. Из Казанской истории. К., 1906.

Автор — Е.Б.Долгов