Биографиясе

1921 елның 29 мая, Пенза губернасы Саранск шәһәре — 2014 елның 15 октябре, Казан.

1942 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә эшли (2011 елга кадәр), астрономия бүлеге мөдире (1956–2000), бер үк вакытта, 1953–1972 елларда, Казан педагогия институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фундаменталь астрономиягә карый. Нефедьева яңа астрономик рефракция теориясен эшли һәм аның таблицаларын төзи; аэрологик мәгълүмат нигезендә атмосфераның төрле биеклекләрендә һәм Җир өслегенең төрле өлкәләре өчен бертөрле тыгызлыктагы һава катламнарының авышуларын билгели; йолдызларның координаталарын билгеләү һәм йолдыз каталогларын төзү буенча халыкара һәм илкүләм программаларда катнаша.

Астрономия буенча фәнни-популяр хезмәтләр авторы.

Халыкара астрономия берлеге әгъзасы (1970 елдан).

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Дифференциальный каталог 2288 звёзд каталога слабых звёзд // Изв. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1963. № 33;

Астрономическая рефракция // Изв. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1968. № 36;

Фундаментальная астрономия. К., 1989; Служба вращения Земли. К., 1994.

Автор — Р.Г.Усманов