Биографиясе

1947 елның 11 июлендә хәзер Зеленодольск районы Октябрь поселогында туа.

1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1971 елдан Казан педагогия институтында (2010 елдан Казан университетында), гомуми һәм эксперименталь физика кафедрасы мөдире (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре оптик кайтаваз-голографиядәге мәгълүмат процессларына карый. Нефедьев газларда һәм плазмада оптик үтә нурланыш теориясен үстерә; яктылык кайтавазы полярлашуның кайтмалыгы эффектын алдан әйтә һәм ача; төсле кайтаваз-голография теориясен үстерә; мәгълүматның кайтаваз-голографиядә бикләнүе эффектын алдан әйтә һәм тикшерә; фаза хәтере булган өч баскычлы тирәлекләрдә мәгълүматның квант битлары күчермәләре барлыкка килү эффектын алдан әйтә.

Хезмәтләре                                 

Динамическая эхо-голография в вырожденных и многоуровневых системах // Изв. АН СССР. Сер. физич. 1986. Т. 50, № 8;

Цветная эхо-голография // Оптика и спектроскопия. 1987. Т. 62, № 3 (автордаш);

Многоканальная эхо-голографическая запись и обработка информации на основе стимулированного фотонного эха в газовой среде // Оптика и спектроскопия. 1996. Т. 80, № 1;

Cоpying Quantum Information in a three-level Medium with a Phase Memory // Laser Physics. 2002. V. 12, № 3 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов