- РУС
- ТАТ
астроном, физика-математика фәннәре докторы (1959), профессор (1959)
1910 елның 23 ноябре, Алтай краеның Камень авылы, хәзер Камень-на-Оби шәһәре — 1976 елның 14 сентябре, Казан.
Томск университетын тәмамлаганнан соң (1936), Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә эшли, директор урынбасары (1944–1958), директор (1958 елдан).
Хезмәтләре Айның фигурасын һәм әйләнүен өйрәнүгә карый. Күпьеллык гелиометрик күзәтүләр нигезендә Нефедьев Ай әйләнешенең яңа элементларын чыгара, Ай фигурасының көньяк ярымшардагы асимметриясе турындагы «Яковкин эффектын» һәм Айның көнчыгыш һәм көнбатыш радиусларының тигезсезлеге турында И.В.Белькович нәтиҗәсен раслый. Күзәтүләр нәтиҗәсендә Айның оптик либрациясе параметрларының кыйммәтен билгели. Халыкара астрономнар берлеге әгъзасы (1950).
«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.
Физическая либрация Луны // Уч. зап. Казан. университета. 1951. Т. 111, кн. 2;
Вывод постоянных физической либрации Луны по методу краковиан // Изв. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1953. № 34;
Карты рельефа краевой зоны Луны на общем нулевом уровне // Изв. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1958. № 30.
Автор — Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.