Биографиясе

1883 елның 15 декабре, Вятка губернасы Вятка шәһәре — 1950 елның 29 июле, Казан.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1910).

Каспий, Төньяк һәм Азов фәнни-промысел экспедицияләрендә (1912–1915, 1921, 1922–1925) катнаша.

Әзәрбайҗан политехник (1928–1930) һәм Әзәрбайҗан балык промыселы (1931–1932) институтлары профессоры.

1933 елдан Казан университетында умырткалылар зоологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре диңгез, күл һәм елга балык ресурсларыннан рациональ файдалануга карый.

Недошивин беренче булып ата балык агын балыкны ясалма үрчетү максатларында файдалану өчен саклау буенча тәҗрибәләр үткәрә.

Дагстан сельд промыселын саклау һәм үстерүнең кирәклеген дәлилли.

Әзәрбайҗан балык промыселы институтын оештыра.

Иделнең кереп йөрүче сельд балыкларын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре

Рыболовство в водах южного Каспия // Тр. Института рыбного хоз-ва и промысловых исследований. Л., 1929. Т. 1;

Материалы к изучению Донского рыболовства // Тр. Азовско-Черноморской научно-промысловой экспедиции. М., 1929. Вып. 4;

Отчёт об искусственном разведении стерляди на нерестилищах весной 1933 года. К., 1933.

Автор — В.А.Кузнецов