Биографиясе

1899 елның 12 феврале, Чернигов губернасы Нежин шәһәре — 1985 елның 16 мае, Мәскәү.

1911 елдан гаиләсе белән Казанда яши.

Казан Ксения хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаганнан соң (1917), Казан университетының тарих-филология факультетына ирекле тыңлаучы сыйфатында кабул ителә, 1920 елның февраленнән студент. 3 нче курста профессор П.Г.Архангельский җитәкчелегендә «Рус тарихы икътисади материализм яктысында» («Русская история в освещении экономического материализма») темасы өстендә эшли башлый.

Университетны тәмамлаганнан соң (1921), профессор П.Г.Архангельский җитәкчелегендә профессор дәрәҗәсенә әзерләү өчен калдырыла. Бер үк вакытта сәнгать-техник һәм политехник институтларда, Казан университетының эшчеләр факультетында сәнгать социологиясе, тарихи материализм, политэкономия укыта.

1924 елдан Мәскәүдә: Кызыл профессорлар институтының тарих бүлегендә ирекле тыңлаучы (1927 елга кадәр), соңрак Мәскәү югары уку йортларында укыта.

1934–1954 елларда Мәскәү университетында эшли, профессор (1935 елдан). Бер үк вакытта, 1936 елдан, СССР ФА каршындагы СССР тарихы институтында, 1961–1971 елларда тарих фәне тарихы секторы җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре историографиягә, тарих методологиясе, декабристлар хәрәкәте һәм XIX йөз иҗтимагый фикер тарихы мәсьәләләренә карый. Россиядә 1850 еллар ахыры — 1860 еллар башындагы революцион вазгыятьне өйрәнү буенча тикшеренүчеләр төркеме, А.И.Герцен һәм Н.П.Огарёвның Ирекле рус басмаханәсе басмаларын («Колокол», «Полярная звезда» һ.б.) әзерләү белән җитәкчелек итә.

1960–1985 елларда «Очерки истории исторической науки в СССР» басмасының баш мөхәррире.

Бүләкләре

Сталин бүләге лауреаты (1948). Өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Русская история в освещении экономического материализма (Историографический очерк). К., 1922;

А.С.Грибоедов и декабристы. М., 1951;

Восстание 14 декабря 1825 г. М., 1951;

Движение декабристов: В 2 т. М., 1955;

Василий Осипович Ключевский: История жизни и творчества. М., 1974;

Декабристы. М., 1982;

Дневник М.В.Нечкиной: Казань и Казанский университет (1917–1924 гг.). К., 2003.

Әдәбият

Гребёнкина А.Н. Научно-педагогическая деятельность М.В.Нечкиной в начале 20-х гг. (Казанский период): Дис. ... К., 1992;

Историки России: Биографии. М., 2001;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.

Автор — А.Н.Бикташева