- РУС
- ТАТ
бакчачы-селекционер, биология фәннәре кандидаты (1963), ТАССР, РСФСРның (1980, 1991) атказанган агрономы
1928 елның 20 октябрендә Лаеш районы Лаеш авылында туа.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1952).
1958–1962 елларда Югары Ослан районының «Приволжский» совхозында эшли.
1962–1997 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында: бакчачылык бүлеге мөдире (1967–1994), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1994–1997).
1999–2001 елларда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре.
Хезмәтләре бакча һәм җиләк культуралары селекциясенә карый.
Наумов сәнәгый бакчаларны җитештерү процессларын максималь механикалаштыру нигезендә планлаштыру һәм утырту технологиясен, аларны утыртканнан соңгы карап үстерү, тау битләрен бакча өчен сөреп террасалау технологияләрен эшли һәм гамәлгә кертә.
Урта Идел буе бакчаларында туфрак саклау чаралары системасын булдыра. Су режимының төп закончалыкларын билгели.
Каен җиләге һәм алмагачларны сугару режимын эшли. «Память Сахарова», «Обильная», «Шакировская», «Севастьяновская», «Наумовская» чия сортлары авторларыннан берсе.
Генеративное расщепление у яблони в первом гибридном поколении // Тр. Татар. респ. с. х. опытной станции. 1961. Вып. 1;
Закладка сада. М., 1965 (автордаш);
Агробиологические основы полива плодовых деревьев и ягодников // Садоводам — добрые советы: Новое и прогрессивное в садоводстве. К., 1972.
Садоводы-учёные России. Орёл, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.