Биографиясе

1932 елның 1 августы, Казан — 2007 елның 23 декабре, шунда ук.

1955 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Азот сәнәгате институтының Лисичанск филиалында эшли (Украина ССР).

1962 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, дифракцион тикшеренү алымнары лабораториясе мөдире (1986–1998), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1998 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Рентгеноструктур анализның Казан төркемен оештыручы, газ электронографиясе төркеме җитәкчесе.

Хезмәтләре органик һәм элементорганик кушылмаларның структур химиясенә карый. Наумов органик һәм элементорганик кушылмалар молекулаларының газ фазасындагы фәзаи төзелешен газ электронографиясе алымнары белән квант-химия исәпләүләрен кулланып тикшерә. Фосфин, фосфит, тиофосфитларның, кислород һәм күкертнең органик кушылмаларының структур химиясе буенча хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре   

Молекулярные структуры фосфорорганических соединений. М., 1986 (автордаш);

Молекулярное строение органических соединений кислорода и серы в газовой фазе. М., 1990 (автордаш).