- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (2000)
1950 елның 29 октябрендә Казанда туа.
1974 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Спорт авиациясе тәҗрибә КБнда эшли (1975 елга кадәр).
1977 елдан Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында (хәзер Казан энергетика университеты), 2000 елдан электротехниканың теоретик нигезләре кафедрасы профессоры, 2006 елдан — мөдире.
Хезмәтләре радио- һәм электротехник җайланмалар (миллиметрлы диапазондагы дулкын озынлыкларын рекордлы флуктуацион сизгерлектә үлчи торган радиометрлар, радиометрларның идарә ителүле вольт-ампер характеристикалы Джозефсон элементлары куелган яңа типлары) төзүгә һәм куллануга карый. Наумов каты ягулыклы двигательләр нурланышларын тикшерә, Җирнең түшәлмә өслеген тикшерү өчен радиодулкыннар системасын булдыра, электротехник җайланмалар диагностикасы буенча комплекслы эшләр үткәрә.
Флуктуационная чувствительность радиометра с управляемой вольт-амперной характеристикой // Радиотехника. 1987. № 7;
Характеристики последовательных цепочек YbaCuO джозефсоновских переходов на бикристаллической подложке // Письма в журн. техн. физики. 1998. Т. 24, вып. 24;
Методы приёма и обработки широкополосных СВЧ-сигналов сверхпроводниковыми джозефсоновскими структурами. К., 2004.
Автор — Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.