- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1962)
1925 елның 20 августы, Актаныш районы Иске Әгъбәз авылы – 2015 ел.
Благовещенск педагогия институтын (1951) тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша (1942 елдан), 1953 елга кадәр Совет Армиясендә.
1956–1997 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында, 1969–1985 елларда КПСС тарихы кафедрасы мөдире. Татар вакытлы матбугаты (шул исәптән эмиграция матбугаты), Татарстан матбугатын һәм ТАССРда китап нәшер итүнең 1941–1945 еллардагы тарихы буенча күренекле белгеч.
Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышында катнашучыларның тормышы һәм эшчәнлекләре турындагы хезмәтләр авторы.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Бессмертные имена. Хасан Урманов. Казань, 1967.
Октябрь и печать Татарии. 1917–1920 гг. Казань, 1975.
Репрессии против небольшевистской татарской прессы в 1917–1919 годах // Отечественная история. 2000. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.