- РУС
- ТАТ
радиоэлектроника өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1992), профессор (1994), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2002)
1943 елның 23 сентябре, Төрекмәнстан ССРның Чарджоу шәһәре — 2021 елның 4 феврале, Казан.
1966 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан техник университетында эшли, микроэлектроника аппаратуралары конструкцияләү һәм җитештерү кафедрасы мөдире (1996 елдан), бер үк вакытта Укыту-методик үзәк җитәкчесе, проректор (1999 елдан).
Хезмәтләре молекуляр электроникага, радио- һәм микроэлектроникага, гидроакустикага карый.
Уйлап табуга 26 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Разработка методов и средств информационно-измерительной техники на основе ЭХПИ // Вестн. Казан. техн. университета. 1995. № 1 (автордаш);
Проектирование новых конструкций СВЧ-устройств на основе изоморфных преобразований СВЧ-элементов // Вестн. Казан. техн. университета. 2000. № 4 (автордаш);
Информационные технологии проектирования радиоэлектронных средств в сфере пакета Microwave office: Учеб. пособие. К., 2005 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.