Биографиясе

1935 елның 9 гыйнвары, Украина ССРның Каменск районы Рашково утары — 1977 елның 9 октябре, Белоруссия ССР Минск шәһәре.

1959 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында эшли. 1964–1971 елларда СССР ФАнең Физика-техника институтында, 1971 елдан Казан педагогия институтының физика кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта, 1972 елдан, проректоры. 1976–1977 елларда Белоруссия ССР ФАнең Каты җисемнәр һәм ярымүткәргечләр физикасы институтында лаборатория мөдире.

Хезмәтләре нәсызыкча һәм когерент оптикага, магнитик квант акустикасына, радио­спектроскопиягә карый. Нагибаров магнитик квант акустикасы нигезләрен эшли; яктылык кайтавазы күренешен (У.Х.Копвиллем белән бергә, 1962), модуляцияле оптик кайтаваз спектроскопиясен алдан фаразлый. Фотон кайтавазын ярсытуның кинетик алымын эшли. Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Световое эхо на парамагнитных ионах // Физика металлов и металловедение. 1963. Т. 15, № 2 (автордаш);

Теория формы линий оптического и микроволнового поглощения // Физика твёрдого тела. 1963. Т. 5, № 10 (автордаш);

Световое эхо в рубине // Физика твёрдого тела. 1972. Т. 14, № 6 (автордаш);

Acoustic superradiance [review] // Advances in Molecular Relaxation Processes. 1976. V. 8, № 4 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов