Биографиясе

1937 елның 1 марты, Актаныш районы Иске Әлем авылы — 2011 елның 16 марты, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1961), Куйбышев (1961–1962) һәм Алабуга (1962–1965) районнары нәсел совхозларында ветеринария табибе, Алабуга җәнлек үрчетү совхозында өлкән ветеринария табибе булып эшли (1966–1970).

1970 елдан Казан ветеринария институтында (1995 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясе), фармакология һәм токсикология кафедрасы мөдире (1996 елдан), профессор (2010 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре затлы мехлы җәнлекләр авыру очракларында нейролептиклар куллану, чәшкеләрнең үз-үзләрен җәрәхәтләүне кисәтү, авыруның этиологиясе, патогенезы, симптоматикасы, авыру җәнлекләрне дәвалау мәсьәләләренә карый.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар.

Хезмәтләре                                 

Лекарственные средства и биопрепараты в звероводстве. М., 1986 (автордаш);

Лекарственные препараты для ветеринарии: В 2 ч. К., 2000;

Практикум по ветеринарной рецептуре с основами технологии лекарств. К., 2004 (автордаш).

Әдәбият                            

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов