Биографиясе

1935 елның 9 августы, Чуаш АССРның Мариинский Посад районы Зур Аккоз авылы — 2022 елның 21 сентябре, Казан.

1958 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Казанның оборона предприятиесендә эшли. 1961 елдан Казан технология институтында, инженерлык графикасы кафедрасы мөдире (1985–1997).

2002 елдан Казан энергетика университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күп фазалы күбекле системаларда гидродинамикага һәм масса алмашуга карый. Мутрисков газлы катнашмалар һәм эремәләр компонентларын күбек ясалу шартларында бүлү алымнарын тәкъдим итә. Гликольләрне виниллау, углеводородларны сыек фазада оксидлаштыру, углеводород чималын күкерттән арындыру, газлар белән туенган нефтьләрне аеру, нефть-газ җыю системасын герметиклаштыру, күбекле флотация химик процесслары режимнарын һәм аларга аппарат конструкцияләрен эшли.

Уйлап табуга 9 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Некоторые вопросы гидродинамики динамической ячеистой пены // Журн. прикладной химии. 1979. Т. 52, № 5;

Гидродинамика и массообмен в пенном слое // Изв. вузов. Химия и хим. технология. 1991. Т. 34, № 9 (автордаш);

Моделирование механизма инверсии фаз в струйном аппарате // Изв. вузов. Проблемы энергетики. 2005. № 7/8.