- РУС
- ТАТ
ветеринар-клиницист, ветеринария фәннәре докторы (1969), ВАСХНИЛ мөхбир әгъзасы (1970), Таҗикстан авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы (1994), Таҗикстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)
1924 елның 10 октябре, Чистай кантоны Мөслим авылы — 1994 елның 6 ноябре, Дүшәнбе шәһәре.
Таҗикстан Республикасында ветеринария клиницистлары мәктәбенә нигез салучы.
Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1951).
1958–1970 елларда Таҗикстан ССР авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-тикшеренү институтында ветеринария санитариясе һәм йогышлы булмаган авырулар бүлеге мөдире, 1970–1990 елларда Таҗикстан авыл хуҗалыгы институтында хирургия, акушерлык, клиник диагностика, патология һәм терапия кафедрасы мөдире.
1991–1994 елларда Таҗикстан СС ФАнең Ветеринария фәнни-тикшеренү институты директоры.
1994 елдан Таҗикстан авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе президиумы секретаре.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре терлекләрдә бронх ялкынсынуының төрле төрләре һәм витамин-минераллар алмашы бозылу очракларында флюорография ярдәмендә диагноз кую, дәвалау һәм авыруны контрольдә тоту ысулларын эшләүгә, гастроэнтерит, гиповитаминозларны кисәтүгә карый. Мөстәкыймов ветеринария өчен зур кадрлы махсус рентген-флюорография аппараты төзи, аппарат соңрак сәнәгатьтә күпләп җитештерүгә кабул ителә.
1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Флюорография в ветеринарии. М., 1970.
Ветеринарная энциклопедия. М., 1973. Т. 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.