Биографиясе

1908 елның 3 сентябре, хәзер Мордва Республикасының Рузаевка районы Югары Үрләдем авылы — 1968 елның 1 декабре, Саратов шәһәре.

1936 елда Саратов университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, органик синтез лабораториясе мөдире, аналитик химия кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.  

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аналитик химиягә карый.

Мостафин төрле матдәләрнең сыйфатын һәм микъдарын билгеләү алымнарын, аналитик алымнарның сизгерлек чикләрен күтәрү юлларын эшли, аналитик тикшеренүләр өчен органик реактивлар тәкъдим итә. Нефть барлыкка килү, гео- һәм биохимия теориясенә караган хезмәтләре бар. Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Анализ металлов. Саратов, 1967;

Органические реактивы. Саратов, 1967;

Очерки по истории химии. Саратов, 1969.

Әдәбият         

Казаков Б.И. Исаак Савельевич Мустафин. М., 1990.                        

Автор — В.Г.Абзалова