- РУС
- ТАТ
геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре докторы (1992), ТР ФА академигы (2007), РСФСР, ТРның атказанган геологы (1989, 1995), СССРның мактаулы нефтьчесе (1984)
1934 елның 31 октябрендә Казанда туа.
Казан университетын тәмамлый (1957).
«Татнефть» АҖдә эшли: «Бөгелмәнефть» нефть промыселе идарәсендә башлык урынбасары — баш геолог (1965 елдан), АҖнең генераль директор урынбасары — баш геолог (1966 елдан). Бер үк вакытта, 1994 елдан Казан университетында нефть һәм газ кафедрасы профессоры.
1998 елдан нефть һәм газ өлкәсендә ТР Президенты каршында дәүләт киңәшчесе, 2007 елдан нефть һәм нефть-газ чыганакларын эшкәртү мәсьәләләре буенча ТР Президенты киңәшчесе.
Мөслимов углеводород ятмалары урнашуның төп закончалыкларын ачыклый, ТР территориясендә алмаз барлыгын, углеводородларны эзләү юнәлешләрен һәм аның ятмаларын, шул исәптән кристаллик фундаментта разведкалау алымнарын (методикасын) нигезли. Үзлегеннән арта һәм даими рәвештә яңартыла торган нефть һәм газ чыганакларын, чыганакларны эшкәртүгә бәйле рәвештә углеводородларның тирәннән даими күчешен фаразлый. Күп катламлы нефть чыганакларын разведкалау һәм файдалануга әзерләү алымын тәкъдим итә. Кыен чыгарылучы нефть запасларын эшкәртүнең комплекслы системасын булдыруда катнаша. Татарстан, Көнбатыш Себер, Һиндстанның эре нефть чыганакларын разведкалау эшләре һәм эшкәртү Мөслимов җитәкчелегендә башкарыла.
Уйлап табуга 90 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Хьюстон геологик оешмасының (АКШ, 1992 елдан) шәрәфле әгъзасы, АКШ геолог-нефтьчеләре оешмасы, РФАнең Атом-төш физикасы бүлегенең фәнни советы әгъзасы (1994 елдан).
СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге (1977, 1982), СССР, ТР Дәүләт (1982, 1994), РСФСР (1986), РФ (2006) хөкүмәтләре бүләкләре лауреаты.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, «Чыганакларны беренче ачучы», «Фән һәм сәнгать рыцаре» билгеләре белән бүләкләнә.
Нетрадиционные источники углеводородного сырья — резерв дальнейшего развития старых нефтедобывающих регионов // Георесурсы. 1999. № 1;
Стратегия и тактика освоения нефтяных ресурсов на поздней стадии разведки и разработки // Георесурсы. 2000. № 3;
Потенциал фундамента нефтегазоносных бассейнов в пополнении резервов углеводородного сырья в XXI веке // Прогноз нефтегазоности фундамента молодых и древних платформ. К., 2001;
Современные методы повышения нефтеизвлечения: оптимизация, практирование и оценка эффективности. М., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.