Биографиясе

1939 елның 23 феврале, Мөслим районы Иске Карамалы авылы — 2009 елның 22 сентябре, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1962).

1963 елдан (бүленеп) ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, 1987–1997 елларда, 2007 елдан соң әдәбият белеме бүлеге мөдире.

1997–2003 елларда ТРның Укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

1980 еллар ахырыннан ХХ йөз татар әдәбияты тарихын яңа редакциядә язу буенча иҗат төркемен җитәкли.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү һәм укыту методологиясе мәсьәләләрендә тарихилык һәм милли юнәлеш принципларыннан чыгып эш итә.

Хезмәтләре ХХ йөз татар әдәбияты тарихы һәм теориясенә; Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Һ.Такташ, М.Җәлил иҗатларына; РФ һәм БДБ илләренең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә милли уку-укыту системасының актуаль мәсьәләләренә карый.

Әсәрләре

Тормыш сынавы аша. К., 1969;

Чор белән аваздаш. К., 1983;

Гаяз Исхакый тормышы һәм эшчәнлеге. К., 1998;

По координатам жизни. М., 1976;

Связь времён. К., 1979.

Әдәбият         

Ханзафаров Н. Танылган галим // Казан утлары. 1999. № 2;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.