- РУС
- ТАТ
географ, карст белгече, география фәннәре докторы (1990), профессор (1990), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2000)
1937 елның 19 ноябре, Минзәлә районы, хәзер Тукай районы Югары Байлар авылы — 2015 елның 24 феврале.
Казан университетын тәмамлый (1960).
Ерак Көнчыгыш фәнни-промысел эзләнү оешмасында инженер-гидролог (Владивосток шәһәре) булып эшли.
Дагстан педагогика институтында (1966–1969), Уфа нефть институтының Октябрьск филиалында (1969–1971) укыта.
Таулы Алтай педагогика институтында физик география кафедрасы мөдире (1971–1975).
1975–1987 елларда Чечен-Ингуш университетында, физик география кафедрасы мөдире (1975–1983).
1988–1990 елларда Омск педагогика институтында.
1990 елдан Чаллы педагогика институтында география кафедрасы мөдире (2001 елга кадәр), бер үк вакытта проректор (2002 елга кадәр).
2002 елдан Казан энергетика университетында, 2004 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында (2011 елдан Казан университеты).
Хезмәтләре геоморфологиягә карый.
Мусин Җирнең географик тышчасы үсеше барышында карст күренешләренең төп тенденцияләрен билгели; карстның төбәк үзенчәлекләрен өйрәнүнең яңа юлын эшли.
Төньяк-Көнчыгыш Кавказ, Таулы Алтай, Новгород өлкәсе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы карстларын тикшерә.
«Җир турындагы фәннәр» («Науки о Земле», 2005) уку ярдәмлеге авторларының берсе.
Состояние окружающей человека среды в г.Набережные Челны. Наб. Челны, 1966;
Географический анализ карста Бугульминско-Белебеевской возвышенности. Грозный, 1979;
Физико-географические комплексы Земли. Наб. Челны, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.