Биографиясе

1945 елның 10 апреле, Казан — 2013 елның 15 октябре, шунда ук.

1966 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималлык теориясе һәм математик статистика бүлеге мөдире (1986 елдан), бер үк вакытта математик анализ кафедрасында (1977 елдан), профессор (2003). Фәнни энчәнлеге

Хезмәтләре ихтималлык теориясенә һәм функциональ анализга карый. Мөштәри Банах фәзаларында цилиндрик ихтималлыклар семьялыкларының начар оешуының һәм санау аддитивлыгының топологик критерийларын төзи. Гильберт фәзаларында һәм сызыкча фәзаларда идемпотент сызыкча операторларның квант логикаларында корылмалар характеризациясе турындагы теореманы исбатлый.

Хезмәтләре  

Некоторые общие вопросы теории вероятностных мер в линейных пространствах // Теория вероятностей и её применения. 1973. Т. 18, вып.1;

Вероятности и топологии в банаховых пространствах. К., 1989;

Подготовка к математическим олимпиадам. К., 2000;

Gleason type theorems for signed measures on orthomodular posets of projections on linear spaces // International Journal of Theoretical Physics. 1995. V.34, №8.