Биографиясе

1910 елның 29 июне, Златоуст шәһәре — 1996 елның 25 феврале, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1932), Казан медицина техникумында эшли. 1934–1936, 1946–1970 елларда Казан университетында, бер үк вакытта, 1935 елдан, Казан медицина институтында.

1941–1942 елларда, клиник эвакогоспитальнең рентгенология бүлеге башлыгы булып эшләгәндә, йомшак тукымаларда озак төзәлми торган утлы корал яраларын рентген белән дәвалау алымын эшли (М.И.Гольдштейн белән берлектә).

1942–1946 елларда Казанның Свердлов районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

1946 елдан РФА КГҮнең Биология институтында, гыйльми секретарь (1965 елга кадәр).

Хезмәтләре цитофизиологиягә карый. Мортази амфибияләрдә саңак яралгысы үсешендә критик чорны билгели. Кайбер бодай коңгызы яралгыларының дифференциаль сизгерлеген ачыклый. Организм яралгыларының тышкы тәэсирләргә реакциясе бер типта булуын күрсәтә. Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Неспецифическая реакция устойчивости зародышей пшеницы к неблагоприятным воздействиям // Изв. КФАН СССР. Сер. биол. наук. 1963. Вып. 9;  

Реактивные изменения энергетического состояния зародышей и дыхания зерновок пшеницы // Уч. зап. Казан. пед. института. 1976. Сб. 6.

Әдәбият

Гордон Л.Х. Фариду Муртази — 80 // Наука. 1990. 31 июля.

Автор — Л.Х.Гордон