Биографиясе

1900 елның 30 сентябре, Иркутск шәһәре —1976 елның 5 июле, Ленинград.

СССР МФА академигы В.Н.Терновский шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1931), шунда эшкә калдырыла, 1944 елдан анатомия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1947–1962) дәвалау факультеты деканы.

Бөек Ватан сугышы елларында Казандагы госпиталь башлыгы.

1962–1967 елларда С.М.Киров исемендәге Хәрби медицина академиясендә (Ленинград) анатомия кафедрасы башлыгы.

Хезмәтләре нейроморфологиягә, эчәклектәге нерв ганглийлары цитоархитектоникасына, күзнең хәрәкәт аппараты иннервациясенә карый. Бөтенсоюз анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге рәисе (1953–1960). Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Грудинный мускул (sternacis s.praesternalis): К вопросу о его морфологии // Уч. зап. Казан. ун-та. 1930. Кн. 1 (автордаш);

Экспериментально-морфологический анализ взаимоотношений симпатических нервов с поперечнополосатыми мышцами // Архив патологии. 1947. Т. 9, вып. 5;

Проблемы морфологии нейротканевых и сосудистотканевых отношений. К., 1963.

Әдәбият

Коротков А.Г., Валишин Э.С. Памяти Валерия Николаевича Мурата // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1977. № 7.