Биографиясе

1923 елның 18 мае, Казан — 2002 елның 1 июле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1945), Казан педагогия университетында эшли: 1951–1956 елларда тарих факультеты деканы, 1960–1968 елларда проректор, 1967–1991 елларда СССР тарихы (1967–1985 елларда кафедра мөдире), 1991–1998 елларда Ватан тарихы, 1998–2002 елларда Россия тарихы кафедраларында укыта.

1967–1985 елларда Казан шәһәр советы депутаты, халык мәгарифе даими комиссиясе рәисе.

СССР ФАнең СССР тарихы институты каршындагы «Тарих фәне тарихы» гыйльми советы әгъзасы (1977–1985).

Татарстан тарихы буенча дәреслекләр һәм уку-укыту ярдәмлекләре автордашы («Татарстан АССР тарихы: Урта мәктәпләр өчен уку-укыту ярдәмлеге» — «История Татарской АССР: Учебное пособие для средней школы», 1970 һ.б.).

Хезмәтләре Россиянең тышкы сәясәте һәм дипломатиясе мәсьәләләренә, тарихи чыганакларны өйрәнүгә карый. «Почёт билгесе» ордены, медальләр, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

М.И.Кутузов — дипломат. М., 1962;

Страницы памяти // Во имя Отчизны: Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. К., 1975 (автордаш);

История Татарстана, XIX век: Учеб. пособие. К., 2003 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.