Биографиясе

1922 елның 31 декабре, Казан —  2007 елның 12 гыйнвары, Ташкент.

Урта Азия университетын тәмамлый (Ташкент, 1944).

Үзбәкстан ССР ФАнең Тарих институтында эшли, борынгы һәм урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре Үзбәкстанның урта гасырлар тарихына карый.

«Үзбәкстан ССР тарихы» («История Узбекской ССР», Таш., 1967, т. 1), «Сәмәрканд тарихы» («История Самарканда», Таш., 1969, т. 1), «Бохара тарихы» («История Бухары», Таш., 1976), «Үзбәкстан тарихы» («История Узбекистана», Таш., 1993, т. 3), History of civilizations of Central Asia (Париж, 2002, т. 5), «Үзбәкстан тарихы (XVI — XIX йөзнең беренче яртысы)» «История Узбекистана (XVI — первая половина XIX вв.)», Таш., 2012) һ.б. күмәк хезмәтләр авторларының берсе.

«Мәхмүд Кашгари. Диване лөгать әт-төрк» («Махмуд ал-Кашгари. Диван Лугат ат-Турк», Алматы, 2005) фундаменталь хезмәтенең редакцион коллегиясе әгъзасы.

«Михнәт Шөһрәти» (Үзбәкстан Республикасы) һәм «Liyakat Nisani» (Төркия) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К истории аграрных отношений в Узбекистане в XVI в.: По материалам «Вакф наме». Таш., 1966;

Очерки по истории ремесла в Самарканде и Бухаре в XVI веке. Таш., 1976;

Социальная дифференциация населения городов Узбекистана: Конец XV–XVI в. Таш., 1985;

Амир Темур: Жизнь и общественно-политическая деятельность. Таш., 1999 (автордаш);

Ташкент на перекрестке истории. Таш., 2001 (автордаш).

Әдәбият     

Словарь отечественных востоковедов с 1917. М., 1995. Кн. 2.