- РУС
- ТАТ
химик аппаратлар төзү өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2001)
1955 елның 1 гыйнварында Әгерҗе шәһәрендә туа.
1980 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1993–1996 елларда күппрофильле «Контур» кече предприятиесе директоры, 2000–2003 елларда Әлмәт нефть институтының проректоры һәм инж. графикасы кафедрасы мөдире), 2003 елдан машина детальләре кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре химия технологиясе процесслары һәм аппаратларына карый. Мөхтаров сусызландыру процессларын исәпләүнең методологик нигезләрен эшли, дымлылыкны бетерү өчен оптималь аппаратлар системасын тәкъдим итә (ТР һәм РФ предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).
Кече предприятиене үстерүнең перспективалылыгын исәпләү өчен эксперт программа төзи.
Уйлап табуга 39 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Выбор оптимальной системы аппаратов и режимов при удалении влаги из суспензий и высоковлажных материалов // Тр. 3 Минского междунар. форума по тепло- и массообмену. Минск, 1996 (автордаш);
Декомпозиционно-гипотетический подход как основа оптимального расчёта систем аппаратов обезвоживания // Успехи химии. 2000. Вып. 14.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.