- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1993), профессор (1994), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2001)
1935 елның 23 июлендә Мамадыш районы Югары Ошма авылында туа.
1961 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Себер бүлегенең Математика институтында (Новосибирск шәһәре) эшли.
1962–1990 елларда Казан авиация институтында.
1990 елдан Татар гуманитар-педагогика университетының математик анализ кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре математик физиканың классик булмаган тигезләмәләре өчен кырый мәсьәләләргә карый.
Мөхлисов чикләнмәгән өлкәләрдә сингуляр эллиптик тигезләмәләр өчен кырый мәсьәләләрнең бердәнбер чишелешен тәэмин итә торган шартлар таба; гомуми тайпылыш операторы тудырган потенциал теориясен төзи; өлкәләрнең чиксезлектәге бүленеше чикләрендә иярешлелек шартларыннан чыгып, дифракциянең математик теориясе мәсьәләсе бердәнбер чишелешкә ия булуын исбатлый.
О существовании и единственности решения одной сингулярной задачи математической теории дифракции // Дифференциальные уравнения. 1989. Т. 25, № 12;
Обобщённое решение задачи типа Дирихле для некоторых сингулярных эллиптических уравнений // Сибирский мат. журн. 1990. Т. 31, № 15;
Потенциалы для некоторых сингулярных волновых уравнений // Неклассические уравнения мат. физики. Новосиб., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.