Биографиясе

1901 елның 24 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе Биләр авылы — 1952 елның 9 августы, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1927). 1927–1928 елларда Түбән Новгород губернасының Павлово өязе Панино авылында ветеринария участогы мөдире, 1928–1930 елларда Улала шәһәрендә (Ойрот автономияле өлкәсе) өлкә җир эшләре идарәсендә ветеринария бүлеге мөдире.

1930 елдан Казан ветеринария институтында, клиник диагностика кафедрасы мөдире (1939–1952), бер үк вакытта, 1932–1943 елларда, институт директоры урынбасары, 1943–1945 елларда директоры.

Хезмәтләре рахит авыруының башлангыч чорында диагноз кую һәм аны паратиреолизат белән дәвалауга; атларда корсак чәнчүенең этиологиясе һәм патогенезы, бавыр авыруларына функциональ диагноз куюга карый. Мухин кан әйләнеше тизлеген билгеләү ысулын эшли.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

О функциональном направлении в диагностике заболеваний сельскохозяйственных животных // Уч. зап. Казан. гос. ветеринария института им. Н.Э.Баумана. 1949. Т. 56;

Показатели температуры, пульса, дыхания и картина крови у беспородных лошадей различного возраста // Уч. зап. Казан. гос. ветеринария института им. Н.Э.Баумана. 1952. Т. 59.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.