- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәре докторы (1974), профессор (1986), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1976)
1928 елның 8 июнендә БАССРның Белорет шәһәрендә туа.
Уфа нефть институтын тәмамлый (1951). Уфа Нефть фәнни-тикшеренү институтында эшли, лаборатория мөдире (1959 елдан).
1964 елдан ТатНИПИнефтьнең нефть чыганакларын эшкәртү бүлеге мөдире.
1978 елдан Бөтенсоюз Комплекслы җылылык-энергетика мәсьәләләре фәнни-тикшеренү институтында нефть чыгару сәнәгате бүлеге мөдире.
1994–2003 елларда «Россия инновацион җылылык-энергетика компаниясе» АҖнең генераль директор урынбасары.
Мухарский Татарстан нефть чыганакларын эшкәртүнең 40 ка якын технол. схемасын һәм проектын, шул исәптән Ромашкино чыганагын эшкәртүнең 2 ген. схемасын төзи. Нефтьне сайлап чыгаруның аның тарафыннан эшләнгән схемасы ТР, Көнбатыш Себер һ.б. регионнарда киң кулланылыш таба, АКШ, Канада һәм Франция патентлары белән саклана.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.