Биографиясе

1930 елның 4 декабре, Сәмәрканд шәһәре — 1989 елның 21 июне, Мәскәү.

Сәмәрканд медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953), шунда эшкә калдырыла.

1960 елдан СССР МФАнең Бөтенсоюз клиник фәнни үзәгендә, 1968 елдан клиника бүлеге җитәкчесе, профессор (1970).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кардиология һәм пульмонология өлкәсенә: кардиомиопатия, беренчел үпкә гипертензиясе, йөрәк эшчәнлеге зәгыйфьлеген дәвалау мәсьәләләренә карый. Мөхәрләмов җитәкчелегендә 20 ләп диагностика аппараты эшләнә. Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы бар. СССР Дәүләт бүләге йөрәк эшчәнлеге зәгыйфьлегенә башлангыч чорында диагноз куюның, авыру барышын күзәтү һәм дәвалау, авыруны кисәтүнең заманча ысулларын эшләп гамәлгә керткән өчен бирелә (1980).

СССР МФА каршындагы «Кан әйләнеше зәгыйфьлеге һәм йөрәк ритмы бозылу» проблемалары комиссиясе рәисе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы каршындагы Кардиомиопатияләр комитеты әгъзасы, эксперт; 1970–1980 елларда СССР Оборона һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары каршындагы космонавтларның сәламәтлеген тикшерү буенча баш комиссия әгъзасы.

Хезмәтләре  

Гипертония малого круга кровообращения. М., 1971;

Лёгочное сердце. М., 1973;

Современные методы диагностики сердечной недостаточности. М., 1974;

Кардиомиопатии. М., 1990.