Биографиясе

1953 елның 18 августында Кузнечиха, хәзер Спас районы Иске Рәҗәп авылында туа.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1976), ТАССРның Кама Тамагы районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсе өлкән зоотехнигы.

1977 елдан Казан ветеринария институтында, зооинженерлык факультеты деканы (1992–2003), авыл хуҗалыгы терлекләре кафедрасы мөдире (1996). Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыруда ферментлы препаратлар куллануга багышлана.

Мөхәммәтгалиев сөт аксымының 16 фракциясенең генетик һәм паратипик үзгәрүчәнлеген өйрәнү буенча комплекслы тикшеренүләр уздыра, аларның сөтнең сыр ясау өчен яраклылыгына һәм термик чыдамлылыгына тәэсир итүен ачыклый; сөт терлекчелеге селекциясенә сөтнең технол. үзенчәлекләрен яхшыртуга юнәлдерелгән яңалыклар кертә, сыр ясау процессында казеин фракцияләрен классификацияләүне тәкъдим итә.

Хезмәтләре       

Пектофостидин в рационе // Кролиководство и звероводство. 1986. № 3. Холмогорский скот и его совершенствование в Татарстане. К., 2000 (автордаш);

Развитие племенного молочного скотоводства в Татарстане. К., 2006 (автордаш).

Әдәбият         

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2000 гг.). К., 2006.