- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1980), профессор (1994)
1936 елның 9 сентябре, Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Ключище авылы — 2021 елның 9 ноябре, Мәскәү.
Мәскәү тарих-архив институтын тәмамлый (1964).
1962–1979 елларда Үзәк партия архивы фәнни хезмәткәре, 1979–1985, 1988–1991 елларда КПСС ҮК каршындагы Марксизм-ленинизм институтында (Мәскәү).
1985–1988 елларда ВЛКСМ ҮК каршындагы Югары комсомол мәктәбенең Фәнни-тикшеренү үзәгендә бүлек мөдире, 1992 елда Россия социаль һәм милли мәсьәләләр мөстәкыйль институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, 1993–1997 елларда Мәскәүдә тарихи документлар коллекцияләрен саклау үзәге директоры.
1997 елдан Мәскәү гуманитар университетының тарих кафедрасында. Мөхәммәтҗанов «Коминтерн, КИМ һәм яшьләр хәрәкәте. 1919–1943 еллар» («Коминтерн, КИМ и молодёжное движение. 1919–1943 гг.». М., 1977, Т. 1–2), «А.М.Коллонтай: дипломатик көндәлекләр. 1922–1940» («А.М.Коллонтай: дипломатические дневники. 1922–1940». М., 2001. Т. 1–2) документлар җыентыкларын төзүче.
Хезмәтләре халыкара эшчеләр һәм яшьләр хәрәкәтенә, тарихи чыганаклар, архив белеме һәм археография мәсьәләләренә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Революция и молодёжь: У истоков международного революционного движения молодёжи. М., 1972;
Суд над фашизмом: Исторический поединок Г.Димитрова с имперским судом. М., 1983;
Из истории Коммунистического интернационала молодёжи. М., 1988. Архивоведение культурного наследия России. М., 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.