- РУС
- ТАТ
урман белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1970), профессор (1985), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1996)
1931 елның 7 гыйнварында Кыргызстан ССРның Каракол шәһәрендә туа.
Казакъстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1955).
1958–1974 елларда Кыргызстан ССР ФАнең Биология институтында эшли, биогеоценология лабораториясе мөдире (1967 елдан).
1974–2002 елларда Бөтенроссия урман хуҗалыгын химияләштерү фәнни-тикшеренү институтында экологик фаразлар лабораториясе мөдире.
2002–2003 елларда Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшләрен механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтында баш фәнни хезмәткәр. 2004 елдан «Экопродукт» компаниясе директорының фән буенча урынбасары.
Төп хезмәтләре урман хуҗалыгында химия чараларын комплекслы экологик зарарсыз куллану мәсьәләләренә карый. Мөхәммәтшин, беренче булып, урман экосистемаларында радионуклидларның бүленеше, күчеше һәм хәрәкәте закончалыкларын ачыклый; радионуклидлар белән зарарланган урман продукциясен сертификатлаштыру һәм куллану буенча нормативлар һәм кулланмалар эшли; утыртмаларның гомуми продукциялелеген, аларның биотөрлелеген арттыра һәм, радиация хәвефсезлеге таләпләрен саклаганда, норматив саф продукция алырга мөмкинлек бирә торган урман кисү технологиясен һәм алымнарын тәкъдим итә. Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.
Почёт ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале белән бүләкләнә.
Можжевеловые леса. М., 1982 (автордаш);
Лесное хозяйство в районах расположения атомных электростанций. М., 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.