Биографиясе

1954 елның 12 гыйнварында БАССРның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында туа.

1977 елда Башкорт университетын тәмамлый.

1973–1974 елларда Кушнаренко районы Рәсмәкәй урта мәктәбендә география укыта.

1977–1984 елларда СССР ФАнең Башкорт филиалында икътисади тикшеренүләр бүлегендә, 1984–1993 елларда РФА Уфа гыйльми үзәгенең Икътисад һәм социология институтында эшли.

1993–1997 елларда БРның Конъюнктура һәм маркетингны өйрәнү үзәге директоры (Уфа шәһәре).

1998–2002 елларда Мәскәү коммерция университетының Уфа институтында, проректор (1999 елдан), ректор (2001 елдан).

2002 елдан Россия сәүдә-сәнәгать университетының Уфа институты директоры.

Хезмәтләре сәүдәне, бизнес һәм эшмәкәрлекне үстерү һәм көйләү стратегиясе мәсьәләләренә карый. Мөфтиев тарафыннан базарны һәм җитештерү средстволарын көйләүнең институциональ нигезләре һәм механизмнары эшләнә.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Проблемы развития рыночных отношений и конкурентно-рыночных механизмов. М., 1991;

Стратегия развития торговли, бизнеса и малого предпринимательства. Уфа, 2001;

Социально-экономическое прогнозирование развития территориальных систем. Екатеринбург, 2002;

Интернет-торговля. Уфа, 2003.