- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1979), профессор (1980), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1993)
1936 елның 18 июне, Рязань өлкәсенең Сасово районы Теньсюпино авылы — 1997 елның 18 марты, Казан.
1958 елда Ленинград урман техник академиясен тәмамлаганнан соң, Рязань шәһәре предприятиеләрендә эшли.
1963–1997 елларда Казан авыл хуҗалыгы академиясендә, механизмнар һәм машиналар теориясе кафедрасы мөдире (1981 елдан).
Хезмәтләре фәзаи шарнирлы механизмнар теориясенә карый. Мудров модельләр һәм производство үрнәкләренең структурасын, әзерләү технологиясен эшли, механизмнарга кинематика һәм көч анализы ясый, җайланмаларны тотрыклыландыру ысулларын тәкъдим итә. Аның җитәкчелегендә эшләнгән механизмнар һәм югары нәтиҗәле җайланмалар машиналар төзелешендә кулланыш таба (ТР предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).
Уйлап табуга 103 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш һәм алтын медальләре белән бүләкләнә.
О пространственном шарнирном пятизвенном механизме // Анализ и синтез механизмов. М., 1970;
Кинематика второго типа пространственного семизвенника с вращательными парами // Изв. вузов. Машиностроение. 1975. № 9;
Пространственные механизмы с вращательными парами. К., 1976.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.