- РУС
- ТАТ
биохимик, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, биология фәннәре докторы (1991), профессор (1993), Мәскәү өлкәсенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2003)
1944 елның 13 октябрендә Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1971 елдан (1977–1978 елларда бүленеп) СССР ФАнең Туфрак белеме һәм фотосинтез институтында (Пущино шәһәре, Мәскәү өлкәсе), гыйльми секретарь (1988–1990), фотосинтезны һәм үсемлекләр үсешен гормональ көйләү лабораториясе мөдире (1989–1997).
1997 елдан Пущино шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, 2002–2006 елларда 1 нче урынбасары.
2006 елдан Тула университетының биотехнология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре табигый факторлар һәм химик кушылмалар ярдәмендә фотосинтезны һәм үсемлекләрнең үсешен көйләүгә карый.
Мозаффаров полифеноллар биосинтезының кояш яктысының спектраль составына һәм аның көченә бәйлелеген, ультрашәмәхә радиациянең бу процесска тәэсир итү үзенчәлекләрен ачыклый; фенол табигатьле үсемлек матдәләрен үсемлекләр үсешен көйләгеч сыйфатында куллану мөмкинлекләрен анализлый.
Регуляция энергетического обмена хлоропластов и митохондрий эндогенными фенольными ингибиторами. Пущино, 1977;
Свойства флавоноидов и их функции в метаболизме растительной клетки. Пущино, 1986;
Световая и гормональная регуляция фотосинтеза и роста растений. Пущино, 1995 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.