- РУС
- ТАТ
галим агроном, ВАСХНИЛ академигы (1935) һәм вице-президенты (1939–1951), РСФСР, ТАССР, Мари АССРның атказанган фән эшлеклесе (барысы да 1935 елда)
1888 елның 25 августы, Вятка губернасы Мари-Төрек авылы — 1951 елның 10 феврале, Мәскәү.
К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгыинститутын тәмамлый (1922). 1907–1917 елларда Казан губернасының Лаеш өязендә укытучы, 1917–1919 елларда Вятка губернасының Сернур авылында агроном булып эшли.
1922 елдан Мәскәү авыл хуҗалыгыакадемиясендә. 1924 елдан Казан авыл хуҗалыгыһәм урманчылык институтында гомуми игенчелек кафедрасы мөдире, профессор (1926); бер үк вакытта, 1935–1938 елларда, Казан селекция станциясендә агротехника бүлеге мөдире. 1938 елдан ВАСХНИЛда. Хезмәтләре туфрак эшкәртү, кырларга ашлама кертү, уҗым чәчүлекләрен кышлату, үлән чәчү һәм чәчү әйләнеше мәсьәләләренә карый. Мосолов чиста һәм биләүле (чәчүле) пар төрләренә бәя бирә, Татарстан туфрагының уңдырышлылыгына күпьеллык үлән чәчүлекләренең тәэсирен тикшерә; уҗым культураларының кыш көне һәлак булу сәбәпләрен классификацияли, инженер Т.Г.Ботов белән берлектә үзе эшләгән өч яруслы сабан белән сөрү катламын акрынлап арттыра бару ысулын эшли. Татарстанда һәм Мари АССРда клевер чәчүлекләрен тикшерә. Клевер, люцерна һ.б. өчен япма культуралар сайлауда тәҗрибәләр уздыра. Сәнәгать калдыкларын ашлама сыйфатында файдалану мөмкинлеген өйрәнә. Бүлбе очлары белән бәрәңге утырту ысулын эшли һәм җитештерүгә кертә.
1938–1953 елларда РСФСР ЮС депутаты.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1943, 1951). 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.
Казан аграр университеты бинасына — Мосоловка мемориаль такта (1952), Мари университеты каршына һәйкәл куела (2004).
Басу культуралары агротехникасы. К., 1949 (автордаш);
Многолетние травы. М., 1950;
Агротехника. М., 1952;
Сочинения: В 5 т. М., 1952–55.
Шакиров Я.Х. Жизнь академика В.П.Мосолова и вклад его школы в советскую агрохимию // Дифференцированное земледелие. К., 1970.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.