Биографиясе

1940 елның 25 мартында Саба районы «Алга» участогында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1968), Төньяк гидротехника һәм мелиорация фәнни-тикшеренү институтының (Ленинград) Казан гидрология һәм су ресурслары бүлегендә эшли, суны саклау һәм аның сыйфатын көйләү лабораториясе мөдире (1975–1986).

1987 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында, үзе оештырган биотехнология кафедрасы мөдире, 2002–2010 елларда ботаника һәм биотехнология экологиясе кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта «Биотехнология» ФҖБ директоры.

2011 елдан Казан университетының микробиология нигезләре һәм биотехнология лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре экология мониторингы, әйләнә-тирә мохит компонентлары белән идарә итүгә һәм аларны көйләүгә карый. Морозов су ресурсларын чистарту һәм зарарсызландыруның яңа алымнарын эшли, алар исә халык хуҗалыгында: ТР («Татнефть» АҖ, Менделеев химия заводы һ.б.) һәм РФнең («Оренбургнефть», Краснодар химия заводы һ.б.) сәнәгать предприятиеләрендә кулланыла. Кече елгалардан файдалану, аларны көйләү, саклау, шул исәптән су хуҗалыгын исәпләү алымнарына багышланган «Россиянең кече елгалары» («Малые реки России». Свердловск, 1988) монографиясе авторларының берсе.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының бер көмеш һәм ике бронза медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Биометоды регулирования качества поверхностных вод, загрязнённых сточными водами живодноводческих комплексов. К., 1997;

Экологическая биотехнология: очистка природных и сточных вод макрофитами. К., 2001.