Биографиясе

1957 елның 7 февралендә Казанда туа.

Казан университетын тәмамлый (1979), РФА КГҮнең Физика-техника институтында, өлкән фәнни хезмәткәр (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәсызыкча когерент һәм квант оптикасына, мюон спектроскопиягә карый.

Моисеев ультракечкенә фәзаи периодның фәза рәшәткәләре формалаштыру мөмкинлеген, фаза хәтере булган тирәлекләрдә яктылыкның квант интерференциясен күзәтү схемасын, нульле магнит кырларында мюон спин кайтавазын алдан әйтә, соңгысы 1998 елда тәҗрибәдә табыла.

Фотон кайтавазы техникасында квантлы хәтерне чынга ашыру юлын тәкъдим итә (2001).

Хезмәтләре  

Влияние параметров накачки на кинетику возбуждения аккумулированных решёток // Оптика и спектроскопия. 1991. Т. 71, вып. 3 (автордаш);

Световое эхо на одном фотоне // Изв. РАН. Сер. физ. 1994.  № 8 (автордаш);

Радиочастотная деполяризация мюона в системе мюоний + ядерный спин // Журн. эксперим. и теорет. физики. 2003. Т. 124, № 6.

Автор — Р.Г.Усманов