Биографиясе

1944 елның 8 мартында БАССРның Аургазы районы Кәбәс авылында туа.

1964 елда Оренбург зенит-ракета училищесен, 1974 В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне (1994 елдан РФ Оборона министрлыгы Хәрби университеты, Мәскәү) тәмамлый.

1964–1970 елларда 7 нче танк армиясенең сәясәт бүлегендә (Белоруссия ССР, Борисов шәһәре), 1974 елдан Новосибирск югары хәрби-сәяси училищесендә укыта.

1976–1998 елларда Хәрби университетта адъюнкт, укытучы, кафедра башлыгы урынбасары (полковник).

1998 елдан «Эйдинберг» ҖЧҖ генераль директоры.

Хәрби фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (1996).

Хезмәтләре Кораллы Көчләрдә партия төзелешенә, XIX–XX йөз башында Россия Хәрби  диңгез флотында рухи мирас формалашу тарихына багышлана.

Хезмәтләре    

История строительства политорганов и партийных организаций Красной Армии в 1921–1941: Проблемы, деформации, уроки. М., 1989;

Методические рекомендаңии в изучении Отечественной истории. М., 1993;

Отечественная история с древнейших времён до 1861 г. М., 1994.