- РУС
- ТАТ
ветеринар-микробиолог, ветеринария фәннәре докторы (1983), профессор (1988)
1934 елның 2 декабре, хәзер Чуаш Республикасының Красноармейский районы Янгасы авылы — 2025 елның 26 гыйнвары, Чабаксар шәһәре.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1962).
1962–1963 елларда Красноармейский районында ит һәм азык-төлек сыйфатын тикшерү станциясе мөдире, районның баш ветеринар табибе. 1963–1975 елларда Казан ветеринария институтының патологик анатомия кафедрасында.
1975–1990 елларда ВАСХНИЛның Себер бүлеге Ерак Көнчыгыш һәм Себер ветеринария эксперименталь институтында лаборатория мөдире (Новосибирск шәһәре).
1990 елдан Мордва университетында ветеринария кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре патоморфологиягә, терлекләрдә хламидия һәм микоплазмага бәйле йогышлы авыруларны дәвалауга карый.
Орнитозная пневмония телят // Профилактика заболеваний молодняка сельскохозяйственных животных. М., 1968 (автордаш);
Микоплазмозный мастит у коров // Уч. зап. Казан. ветеринар института им. Н.Э.Баумана. 1971. Т. 110 (автордаш).
Школа ветеринарных патологоанатомов // Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. К., 1993.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.