Биографиясе

1848 елның 6 феврале, хәзер Чернигов өлкәсе — 1906 елның 28 октябре, Киев.

Киев университетын тәмамлый (1870).

Киев (1872–1884) һәм Казан (1889–1903) университетларында укыта.

«Учёные записки Казанского университета» («Казан университетының гыйльми язмалары») журналы мөхәррире.

Хезмәтләре эллинизм чоры Греция, Херсонес һәм Ольвия шәһәрләре тарихына карый.

Борынгы грек теленнән Страбонның «География» (М., 1879), Геродотның «Тарих» (т. 1–2, М., 1885–86), Фукидидның «Тарих» (т. 1–2, М., 1887–88), Полибийның «Гомуми тарих» (т. 1–3, М., 1890–99) һ.б.ның хезмәтләрен тәрҗемә итеп, аларга шәрехләүләр, кереш мәкаләләр һәм сүз ахырлары яза. Ф.А.Брокгауз һәм И.А.Ефронның «Энциклопедия сүзлеге»ндәге (т. 1–86, П., 1890–1907) Греция тарихы һәм грек әдәбиятына багышланган мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре            

Историко-литературное значение комедии Аристофана «Облака». Киев, 1872;

Фиванская трилогия Софокла. Киев, 1872;

Торговые сношения Афинской республики с Босфором. Киев, 1878;

Изучение античного мира в зависимости от успехов науки и просвещения. К., 1893.

Әдәбият           

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Шкляев Н.П. Казанский период научной деятельности профессора Ф.Г. Мищенко // Уч. зап. Казан. университета. 1956. Т. 116, Кн. 5.