Биографиясе

1925 елның 1 ноябре, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд шәһәре — 2018 елның 18 сентябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Үзбәкстан университетын тәмамлаганнан соң (1955), Оптика институтында (Ленинград) эшли.

1959 елдан Оптика институтының филиалында (Казан, хәзер ДУП ФФҖҮ «ГИПО»): 1963–1986 елларда директор, бер үк вакытта, 1965–1986 елларда, молекуляр спектроскопия һәм атмосфера оптикасы бүлеге башлыгы, 1986 елдан молекуляр спектроскопия, интеграль һәм җепселле оптика бүлеге башлыгы, 1996 елдан гыйльми секретарь.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре молекуляр спектроскопиягә, атмосфера оптикасына, интеграль һәм җепселле оптикага карый.

Мирумянц электрон-ярсынулы катлаулы молекуланың чит газ молекулалары белән бәрелешү барышында эффектив энергия тапшыруы закончалыкларын билгели; оборона тармагында гамәли куллану өчен, спектрның 1 дән 25 мкм га кадәр аралыгында атмосфераның үтә күренмәлелеген исәпләү алымнарын эшли; оптик-җепселле элемтә линияләре өчен мәгълүмат агымының оптик-спектраль тыгызлагыч-сирәгәйткечләрен тикшерә һәм эшли; ташкүмер шахталарында, нефть химиясе сәнәгатенең җитештерү цехларында, канализация коеларында, туннельләр, подваллар, цистерналар һ.б.да шартлаучан метан газын табу һәм концентрациясен үлчәү өчен оптик-җепселле система һәм оптик-электрон прибор уйлап таба.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Атлас спектров прозрачности по произвольно ориентированным трассам атмосферы. М., 1977 (автордаш);

Экспериментальные данные о прозрачности приземных атмосферных трасс различной протяжённости в диапазоне 1–25 мкм. М., 1979 (автордаш);

Исследуя тайны оптических явлений // Науч. Татарстан. 1997. № 1 (автордаш); Научно-производственное объединение «Государственный институт прикладной оптики»: В 2 ч. К., 1997 (автордаш).

Әдәбият           

Сурен Осипович Мирумянц // Оптический журн. 2000. № 11.

Автор — Р.Г.Усманов