Биографиясе

1937 елның 24 августы, Чуаш АССРның Комсомол районы Урмай авылы — 2006 елның 29 апреле, Казан.

1960 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Канаш автозапчастьлар заводында эшли.

1962–1965 елларда Мәскәү энергетика институтының Волжск филиалында (Чабаксар шәһәре), 1965–1983 елларда Чуаш авыл хуҗалыгы һәм Чуаш педагогия институтларында.

1983 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында эшли.

Хезмәтләре гамәли геометриягә һәм инженерлык графикасына карый. Минуллин механика һәм оптиканың фәзаи мәсьәләләрен чишү өчен сызма геометрия буенча ярдәмче модельләштерү алымын эшли. Тәгәрмәчле транспортның идарә системасында сферик шарнирларсыз руль күчергечләрен булдыра.

Югары уку йортлары өчен татар телендә «Сызма геометрия» дәреслеге авторы (1995).

Уйлап табуга 16 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Пространственные четырёхзвенные механизмы с вращательными парами. М., 1970;

Рулевой привод. К., 1989;

Основы создания рулевого привода без шаровых шарниров // Тракторы и СХМ. 1990. № 10.