- РУС
- ТАТ
радиофизик, физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2004)
1935 елның 28 июлендә Актаныш районы Актаныш авылында туа.
1959 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казан университетында эшли, радиофизика кафедрасының өлкән фәнни хезмәткәре (1989 елдан).
1995 елдан Казан энергетика университетында, электроэнергетика системалары һәм челтәрләре кафедрасы мөдире (1997–2001), профессор (2001 елдан).
Хезмәтләре ярымүткәрүчән һәм үткәрүчән тирәлекләрне локация алымнары белән радиофизик тикшерүләргә карый. Миңнуллин спорадик ионосфера катламы Еs параметрлары вариацияләренең закончалыкларын билгели, әлеге катламның фаразланган эмпирик моделен төзи. Бу модель Халыкара радиоешлыклар комитеты тарафыннан Еs катламының кыска дулкынлы радиоэлемтәгә тәэсирен фаразлауда кулланыла. Электр линияләре диагностикасы өчен төрле радиоэлектрон үлчәү комплекслары, цифрлы ионозондлар һәм стендлар әзерләүдә катнаша. Миңнуллин тарафыннан эшләнгән ионозонд «Циклон-9» РФдә күпләп чыгаруга кабул ителә (1993). Миңнуллин Казанның беренче электромагнитик картасын төзүдә катнаша (1993), аның нигезендә электромагнит кырларының көчәнешлелеге күпкә югары булган зоналары ачыклана. «Гранит» телемеханика комплексы өчен диагностика системасын, электр тапшыру линияләренә ерактан торып диагностика ясау технологиясен эшли, бу хезмәтләре «Татэнерго» АҖнең Идел буе электр челтәрләрендә гамәлгә кертелә (1995–1999).
Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1986), СССР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы бүләге (1987) лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.
Прогностическая радиофизическая модель среднеширотного спорадического слоя Es // Ионосферные исследования. 1997. № 50;
Методы и аппаратура определения мест повреждений в электросетях. К., 2002;
Методы и средства высокочастотной связи в энергосистемах. К., 2004.
Автор — Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.